Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Татарстанда җәй

Торнаташ авылында - «Кичке уен»

Иске Абдул авыл җирлегенә кергән Торнаташ авылында «Кичке уен» үтте.

Авыл халкы көндәлек эш-мәшәкатьләрен төгәлләгәч, авыл уртасындагы мәйданчыкка җыйналды. Гармун тавышы берәрсен битараф калдыра аламы инде?!

Элек авыллар ничек күңелле яши иде бит. Эшләрне бетереп, капка төбендә серләшеп утырыр идек. Яшьләр болынга кичке уенга җыелыр иде. Уен-көлке, җыр-бию... Уеннар... «Йөзек салыш», «Йолдыз санаш»...

Без дә халкыбызның борынгы уеннарын искә төшереп, авыл халкын, кайткан кунакларны җырлатып-биетеп ял иттерергә уйладык. «Асыльяр» халык фольклор коллективы, гармунчыбыз Мирзаһит абый, Торнаташ авылы кызы Кафия апа, үзешчәннәр Фәридә апа, Лилия апа, кечкенә җырчы Ильдан үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Авыл җирлеге Резеда Сафина авыл халкына җылы сәламләү сүзләрен җиткерде. Халык рәхәтләнеп ял итте, биеде, уеннарда катнашты.

«Кичке уен» да җырлар, биюләр һәм төрле уеннар бергә үрелеп барды. Әлеге күркәм чараны бизәгән «Асылъяр” халык фольклор коллективын, тамашачыны гармун, баян моңнарына күмгән

Мирзагит абый Нәжмиевне халык кат- кат алкышлады.Кичке уенның максаты - борынгы йолаларыбызны гореф - гадәтләребезне барлап, искә төшереп, төрле бәйгеләр үткәреп, халыкны ял иттерү.

Мәдәният йорты, музей хезмәткәрләре максатларына ирештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев