«Икмәк булса, җыр да булыр!»
Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре игенчеләр алдында чыгыш ясадылар.
Аларга иҗади котлау һәм җылы теләкләр теләделәр. Аларның сүзләрендә илне туендыручы һәм кешеләргә тормыш бүләк итүче авыр, ләкин чын мәгънәсендә намуслы хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады.
«Сезгә нык сәламәтлек, мул уңыш һәм авыр эшегездә уңышлар телибез! Җырларыбыз һәм изге теләкләребез йөрәкләрегезне җылытсын, яңа хезмәт батырлыкларына рухландырсын!»- шундый сүзләр белән артистлар эш кайнап торган кырда район аграрийларына ярдәм иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев