Бәтке авылы халкы бердәм команда булып күңелле стартларда катнашты
Бәтке авылында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында «Ишегалдында күңелле стартлар» — спорт, шатлык һәм дуслык бәйрәме узды!
Бәтке авылында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында «Ишегалдында күңелле стартлар» — спорт, шатлык һәм дуслык бәйрәме узды!
Катнашучыларны мавыктыргыч конкурслар, команда уеннары һәм уңай хис-кичерешләр көтә иде.
Балалар дәртләнеп ярыштылар, җитезлек һәм зирәклек күрсәттеләр, ә иң мөһиме — энергия һәм яхшы кәеф белән тулдылар. Мондый чаралар күңел ачу гына түгел, сәламәтлекне дә ныгыта, үзара ярдәмләшүгә һәм бердәмлеккә дә өйрәтә.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айсылу Галиуллина бәйрәмнең махсус кунагы булды. Ул актив авыл халкына җәмәгать тормышына керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Без ишегалды очрашуларының җылы һәм дустанә атмосферада кешеләрне берләштерүче күркәм традициягә әверелүенә шатбыз.
Бер-берегезгә шатлык бүләк итегез, позитив һәм хәрәкәт дулкынында булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев