Балаларга музейга экскурсия оештырдылар
«Гиндукуш» сугышчан Дан музеенда җәй буе экскурсияләр үтте.
«Җәйге каникуллар балаларның рәхәтләнеп ял итәр вакыты. Ә без музейда аларның ялын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү өчен бар көчебезне куябыз. Әле шушы көннәрдә авылыбызга кунакка кайткан балалар музейга экскурсиягә килде», – билгеләп үтте музей директоры Резеда Гарипова.
Экскурсияне балалар өчен музейның фәнни хезмәткәре Гайнетдинова Лилия Миннеханифовна үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев