Бай Бүләкнең «Кичке уены» мәңге онытылмаслык булды
Яңа Бүләк авыл жирлеге Бай Бүләк авылы Валерий һәм Роза Павловлар капка төбендә «Кичке уен» бик күңелле, истә калырлык булып узды.
Быел Татарстанда Җәй проекты кысаларында шактый бәйрәм чаралары уздырылып килә. Валерий Павлов гаиләсе җирлегебездә абруйлы гаиләләрнең берсе, йорт тирәләрен дә чиста һәм матур итеп торалар. Кызлары Амелия Павлова авылыбызның һәр мәдәни чарасында чарасында тамашачыга матур жырларын бүләк итә, бик талантлы кыз.
Кичке уенда Амелия «Бай Бүләгем» дигән җырны башкарды( авылдашларыбыз З. Гайнуллина суз. Нәзир Гыймазетдинов көе) Шулай ук кичке уеныбызда җырчыларыбыз Айсылу һәм Адилә Ишалина, Кифая Вәлиева, күрше авыллардан гармунчы дусларыбыз да катнашты, төрле уеннар, җыр- биюләр белән кичке уеныбыз бик матур булып узып китте.
Авылдашларыбыз Зөлфия табада коймак пешерде, Феликс самоварда чәй кайнатты. Табын тулы тәмле ризыклар белән дә сыйландылар кичке уенга килүчеләр.
Дилбәр Гыймазетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев