Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Табын яме

Табында тәмле кабартма

Кибетләрдә сатыла торган тәмле кабартмаларны өйдә дә бик җайлы гына әзерләргә мөмкин. Аны элек әбиләребез пешерә һәм казан кабартмасы дип атый иде.

Кабартмаларны пешерер алдыннан кирәкле ингредиентларны әзерлибез: 350 гр он, 7 гр чүпрә, 160 мл сөт, 40 г шикәр комы, бер чеметем тоз, ванилин, 1 шт йомырка, 30 гр ак май кирәк булачак.

Шушы продуктлардан йомшак камыр басабыз да, кабартырга куябыз. Якынча бер сәгатьтән соң камыр әзер булачак. Камырны җәеп, стакан ярдәмендә түгәрәкләр кисәбез. Уртасына кечкенә тишекләр ясыйбыз. Әзер кабартмаларны ярты сәгатькә кабартырга куябыз. Бераз кабарып киткән кабартмаларны майда кыздырып алабыз.

Хәзер инде матур итеп бизисе генә кала. Кызарып пешкән кабартмалар өстенә шикәр оны яисә глазурь сибәбез. Әйтик, шоколадлы глазурь белән бик тәмле кабартмалар килеп чыгачак. Моның өчен 20 гр ак май, 3 аш кашыгы сөт, 1 аш кашыгы какао, 3 аш кашыгы шикәр оны кирәк була.

Сөтне какао һәм шикәр оны белән кушабыз. Катнашманы акрын утта өзлексез болгатып кайнатабыз. Уттан алып, ак май өстибез һәм май тулысынча эреп беткәнче яхшылап болгатабыз.

Кайнар пончиклар өстенә глазурьны сибеп, табынга бирәсе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев