Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Табын яме

Сусауны баса торган өй лимонады ясыйбыз

Җәйнең эссе көннәрендә сусауны вакытында басу мөһим. Моның өчен өйдә әзерләнгән лимонад бик кулай булыр. Ул организмга көч өсти, ә лимондагы С витамины иммунитетны ныгытырга ярдәм итә.

Мондый лимонадны әзерләү өчен күп вакыт та, кыйммәтле продуктлар да кирәк түгел.

Әзерләү өчен 350 гр шикәр комы, 2 л су һәм якынча өч зур лимоннан сыгылган 350 мл лимон согы кирәк булачак.

Әзерләү ысулы:

Иң элек шикәр комын кечкенә кәстрүлгә салыгыз. Өстенә 250 мл су өстәп, талгын утка куегыз. Шикәр тулысынча эреп, сироп барлыкка килгәнче даими болгатып торыгыз. Катнашма кайнап чыккач, уттан алыгыз.

Әзер сиропны башта бүлмә температурасында суытыгыз, аннары суыткычка куеп тулысынча салкынайтыгыз. Салкын сиропка калган суны һәм яңа сыгылган лимон согын кушыгыз. Барысын да яхшылап болгаткач, лимонад әзер була.

Эчемлекне суытылган килеш эчү аеруча рәхәт. Бокалга берничә боз кисәге, бөтнек яфраклары һәм теләсәгез лимон түгәрәкләре өстәсәгез, ул тагын да хуш исле, тәмле һәм матур күренәчәк.

Киңәш: Лимонадның тәмен төрләндерергә теләсәгез, аңа әфлисун согы, лайм, мелисса яки газлы минераль су да өстәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев