Пилмән камыры әзерлибез
Табын яме

Пилмән камыры әзерлибез

«Сезгә үзем ясый торган пилмән камырын тәкъдим итәм», — дип уртаклаша укучыбыз Гөлназ Мусина.

Кирәк: 

  • 150 г кайнаган җылы су;
  • 2 йомырка;
  • 2 аш кашыгы үсемлек мае;
  • чеметеп кенә тоз;
  • кирәк хәтле он.

Уртача катылыктагы камыр басабыз. Пакетка тыгып 30 минут ял иттерәбез. Болай эшләгәндә, камыр үзләнә, бертөрле эластик массага айләнә. Пешкәндә пилмәннәр тишелми, ачылмый, бер-берсенә ябышмый!

Эшләп карагыз әле сез дә!


Нет комментариев