«Медовый» торты пешерәбез
Табын яме

«Медовый» торты пешерәбез

Бу торт бик җайлы әзерләнә һәм телеңне йотарлык була.

Рецепт:

  • 60 гр акмай
  • 1 стакан шикәр комы
  • 2 аш калагы бал
  • 3 йомырка, чеметеп кенә тоз

Барысын бергә бер масса хасил булганчы парда эретергә. Шушы массага 2 чәй калагы чәй содасын уксус белән сүндереп салабыз, массабыз күзгә күренеп арта, аннан пардан алабыз.

Чамасы белән 3 стакан он кушабыз, яхшылап болгатабыз, он сибелгән кунага төшереп әвәләп, 6-7 кисәккә бүләбез, һәрберсен мичтә пешереп алабыз.

Крем:

  • 1.5 стакан сөт
  • 1 стакан шикәр комы
  • 2 йомырка
  • 1.5 яки 2 аш калагы он яки крахмал салып болгата-болгата кремны ясыйбыз.

Ут өстендә крем ясала. Куергач сүндереп куябыз, суынгач 200 гр ак май салып болгатабыз да коржлар өстенә ягабыз.

Тәмле ашлар!


Нет комментариев