Кышка «Рассольник» әзерлибез
Кул астында үзең әзерләгән рассольник булу ашыккан вакытта зур хәзинәгә тиң. Көндәлек менюга яңалык кертергә теләгәндә дә бу әзерлек бик ярап куя. Банканы ачып, әзер шулпага кушасың да, берничә минут эчендә хуш исле, туклыклы һәм бик тәмле рассольник әзер була. Мондый әзерлек вакытны да янга калдыра, кышкы чорда гаиләне файдалы яшелчәләрдән әзерләнгән кайнар аш белән сөендерергә дә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә күп кенә хуҗабикәләр бу рецептны ел саен кабатлап әзерли.
Кирәк булачак:
- кишер – 1 кг;
- кыяр – 2 кг;
- помидор – 2 кг;
- суган – 1 кг;
- перловка – 2 стакан;
- көнбагыш мае – 1 стакан;
- тоз – 6 чәй кашыгы;
- шикәр комы – 6 чәй кашыгы;
- аш серкәсе (9%) – 5 аш кашыгы.
Әзерләү тәртибе
Иң элек перловканы яхшылап юып, якынча 2 сәгатькә салкын суга салып торыгыз. Бу ярма тизрәк пешсен һәм йомшак булсын өчен кирәк.
Кишерне эре угычтан уып, тирән табага яки калын төпле кәстрүлгә салыгыз. Өстенә көнбагыш мае кушып, уртача утта 15 минут чамасы кыздырыгыз.
Кыярларны вак шакмаклап турагыз. Помидор белән суганны иттарткычтан чыгарыгыз яки блендер ярдәмендә ваклагыз. Барлык яшелчәләрне кыздырылган кишергә кушыгыз.
Аннары катнашмага тоз, шикәр комы һәм суда йомшартылган перловканы өстәп яхшылап болгатыгыз. Әзер массаны уртача утта, төбенә ябышмаслык итеп, даими болгатып, 1 сәгать пешерегез.
Пешеп бетәргә 10 минут кала аш серкәсен салыгыз, яңадан яхшылап болгатыгыз һәм тагын 10 минут кайнатыгыз.
Кайнар массаны алдан стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлар белән ябып куегыз. Банкаларны аска әйләндереп, җылы юрган астында тулысынча суынганчы тотарга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев