Кәҗә гөмбәсен (сморчки) җыеп алып кайткач та ашарга тәмле
Бу гөмбәне җыю бик җиңел, чөнки аның ялганы булмый, эзләп интегәсе, таяк белән җир «сөрәсе» юк.
Урманны яшел үлән дә басып өлгермәгән әле, җыерчыклы гөмбә әллә каян күзгә ташлана. Күрдеңме, кәрзинеңә ал да сал. Катнаш урманнарда апрельдән бирле күпләп җыялар.
Кайбер хуҗабикәләр яхшылап пешерергә, бер сәгатьләп кайнатырга киңәш итә. Әмма аны 15 минутлап кайнатып алырга да, пакетларга бүлгәләп, туңдыргычка куярга була. Гөмбәне туңдыргычта бөтенләй пешермичә саклаучылар да бар. Соңыннан үз сутында пешереп ашыйлар, алай хуш исе, тәме ныграк саклана, дип мактыйлар. Тик бу очракта бер кимчелеге бар — пешермичә саклаганда гөмбә күп урынны ала.

Яңа гына җыеп алып кайткан гөмбәне аз гына су салып, үз сутында диярлек пешереп алырга кирәк. Турап, суган белән кыздырырга. Өстенә йомырка салсаң тәмле, каймак кушып, мичкә куеп алсаң - телеңне йотарлык!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев