Җиләкле пирог
Ялларда якыннарыгызны яки килгән кунакларны бик тәмле пирог белән сыйлагыз әле.
.png)
Пирогның камырын әзерләү өчен 280 г он, 150 г ак май, 1 йомырка, 2 аш кашыгы каймак, 1 чәй кашыгы камыр күперткеч (разрыхлитель), 150 г шикәр, пычак очы тоз кирәк була.
Эчлеге өчен 200 г каймак, 2 йомырка, 100 г шикәр пудрасы, 1 тамчы ваниль, 200 г теләсә нинди җиләк-җимеш алына.
Иң башта салкын майны пычак белән ваклыйбыз. Он, шикәр, тоз, камыр күперткеч өстәп, барысын да валчык хәленә килгәнче уабыз. Каймак һәм тугланган йомырканы өстәп, йомшак камыр басабыз. Әзер камырны азык пленкасына төреп, 30 минутка суыткычка куябыз.
.png)
Кирәкле вакыт узгач, камырны җәеп, пергамент кәгазь куелган табага салабыз. Камырны уклау белән дә яки кул белән генә дә җәяргә мөмкин. Камырны берничә урыннан чәнечке белән тишәбез. Шуннан соң 200 градуслы мичкә 15 минутка озатабыз.

Ул арада эчлек әзерләргә тотынабыз. Йомырканы каймак һәм шикәр оны белән туглыйбыз. Ванилин өстибез.
Пирогны мичтән чыгарып, теләгән җиләк-җимешне тезәбез дә, өстенә эчлекне агызабыз. Пирогны 180 градуста 20 минут пешереп алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев