Җиләкләрдән «Ассорти» кайнатмасы әзерлибез
Җәйнең иң хуш исле җиләкләреннән әзерләнгән «Ассорти» кайнатмасы табында яраткан сыйларының берсе булачак. Бакча җиләге, кура җиләге, кара карлыган һәм бөрлегән кушып ясалган бу кайнатманың үзенчәлекле тәме беркемне дә битараф калдырмас.
Кайнатма әзерләү өчен 500әр грамм бакча җиләге, кура җиләге, кара карлыган һәм бөрлегән, шулай ук 3 килограмм шикәр комы һәм 1,5 стакан су кирәк булачак.
Әзерләү тәртибе
Башта бакча җиләген, кура җиләген һәм бөрлегәнне яхшылап юыгыз, суын саркытыгыз һәм җиңелчә генә изегез. Әзерләнгән массаны бер төнгә суыткычка куеп торыгыз. Бу вакыт эчендә җиләкләр үз согын чыгарачак, кайнатма тагын да хуш исле булачак.
Икенче көнне су белән шикәр комын кушып, сироп кайнатыгыз. Шикәр тулысынча эреп, сироп кайный башлагач, аңа изелгән җиләкләрне һәм бөтен килеш калган кара карлыганны өстәгез. Массаны сак кына болгатып, талгын утта пешерегез.
Дөрес әзерләнгән кайнатманың сиробы үтә күренмәле, ә җиләкләре бөтен килеш диярлек сакланып калырга тиеш.
Кайнатма әзер булгач, аны бер тәүлек бүлмә температурасында калдырыгыз. Аннары чиста, стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачларын ябып куегыз.
Әзер кайнатманы салкын һәм караңгы урында сакларга киңәш ителә. Кышын ул чәй янына да, коймак, эремчек ризыклары белән дә бик тәмле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев