Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Табын яме

Гөмбәле-токмачлы аш пешерәбез

Табигать бүләкләрен яратучылар өчен хуш исле, туклыклы гөмбәле аш — чын табыш. Аның үзенчәлекле тәме гаилә табынын ямьләндерәчәк.

Кирәкле ингредиентлар:

  • 15–20 г кипкән гөмбә;
  • 20 г башлы суган;
  • 20 г кишер;
  • 10 г май;
  • 40–50 г токмач;
  • тәменчә тоз һәм борыч.

Әзерләү тәртибе:

Башта гөмбәдән куе һәм хуш исле шулпа кайнатабыз. Пешкән гөмбәләрне шулпадан алып, суытырга куябыз, ә шулпаны сөзеп, яңадан кайнатырга утыртабыз.

Кайнап торган шулпага вак итеп туралган кишер һәм аз гына майда кыздырылган суган өстибез. Суынган гөмбәләрне токмач сыман итеп турап, табада бераз кыздырып алып, шулпага кушабыз. Ашны тоз һәм борыч белән тәмләндереп, 10–15 минут кайнатабыз.

Аннары өй шартларында әзерләнгән токмач салып, токмач пешеп җиткәнче көтәбез. Токмач өскә калкып чыккач, хуш исле гөмбәле аш әзер була.

Әгәр гөмбә шулпасын ит шулпасы белән бергә кушып әзерләсәләр, ашның тәме тагын да баерак, туклыклырак һәм үзенчәлеклерәк булып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев