Гөмбә сезоны җитте: маринадланган гөмбә рецепты
Табын яме

Гөмбә сезоны җитте: маринадланган гөмбә рецепты

Көз җитү белән урманнарда гөмбә җыю сезоны да башлана. Күпләр инде кәрзиннәрен алып урманга юл тота, ә тәҗрибәле хуҗабикәләр кышка гөмбәне ничек тәмле итеп әзерләргә икәнен уйлый башлый. Бүген, артык мәшәкать тудырмый торган гөмбә маринадлау рецепты белән уртаклашабыз.

Әлеге  рецепт буенча төрле гөмбәне маринадларга мөмкин.

Маринад өчен кирәк:

  • 2 литр су;
  • 2 аш кашыгы шикәр комы;
  • 4 аш кашыгы тоз;
  • 4 аш кашыгы аш серкәсе;
  • 4 аш кашыгы үсемлек мае;
  • лавр яфрагы;
  • кара борыч;
  • берничә канәфер.

Әзерләү тәртибе

Башта гөмбәләрне яхшылап чистартып, юып алабыз. Аннары аларны суда якынча 20 минут пешергәннән соң, тагын бер кат юып, әзер маринадка салырга кирәк булачак.

Маринадта гөмбәләрне тагын 20 минут кайнатабыз. Шул вакытта алар тәмләткечләрнең хуш исен һәм маринадның тәмен сеңдерә.

Әзер гөмбәләрне стерильләштерелгән банкаларга салып, капкач белән ябабыз. Кышын исә табынга чыгарып, үзең әзерләгән тәмле гөмбәләрдән авыз итәргә генә кала.

Ашларыгыз тәмле, кышка әзерләгән ризыкларыгыз бәрәкәтле булсын!

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев