Чиядән тәмле пирог
Якыннарыгызны җәй тәме килеп торган пирог белән сөендерергә теләсәгез, бу рецепт нәкъ сезнең өчен. Чәй янына моннан да тәмлерәк ризык табуы кыен булыр.
Кирәкле ингредиентлар:
Камыр өчен:
- 150 г ак май
- 270 г он;
- 1 йомырка сарысы;
- 3 аш кашыгы салкын су;
- 50 г шикәр;
- бер чеметем тоз.
Эчлек өчен:
- 400 г чия;
- 80 г шикәр;
- 40 г кукуруз крахмалы;
- 50 мл су.
Әзерләү тәртибе:
Башта пирог өчен камыр әзерлиләр. Йомшартылган ак майны шикәр һәм тоз белән кушып, яхшылап болгаталар. Аннары йомырка сарысын, салкын суны өстәп, он салып йомшак камыр басалар. Камырны пленкага төреп, 30 минутка суыткычка куялар.
Бу арада чия эчлеген әзерлиләр. Чияләрне юып, төшләрен алалар. Җимешләрне шикәр белән кушып, бераз тоталар. Кукуруз крахмалын 50 мл су белән аерым болгатып, чиягә өстиләр. Эчлекне куерганчы аз гына җылытып алырга мөмкин.
Камырны суыткычтан алып, җәяләр һәм майланган формага урнаштыралар, читләрен күтәртеп ясыйлар. Өстенә чия эчлеген тигез итеп җәяләр.
Пирогны алдан 180 градуска кадәр җылытылган мичтә якынча 35–40 минут пешерәләр. Камыры алтынсу төскә кергәч, чияле пирог әзер була. Суынгач, өстенә шикәр оны сибеп бирергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев