Челтәрле коймаклар пешерәбез
Гает бәйрәменә искиткеч тәмле, тишекле һәм йомшак татар коймагы рецепты. Бу рецепт буенча коймаклар һәрвакыт уңа, бик күпереп һәм авызда эри торган булып пешә.
Ярты литр сөткә яхшы итеп тугланган 2 йомырка, 1 чәй калагы тоз, 3 чәй калагы шикәр комы, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 2 стакан он салып туглыйбыз. Камыр өстенә 1 стакан кайнап торган су салып бутыйбыз. Аннары 3-4 кашык үсемлек мае салабыз, яхшылап туглыйбыз.
Камыр әзер. Кызу табага юка гына итеп салып, ике яклап кыздырып алабыз.

Мондый коймакның эченә эремчек, ит салып төрергә була. Каймак, бал, төрле кайнатмалар белән чәй эчәргә дә бик тәмле ул.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев