Бәрәңге тәкәсе пешерәбез
Бәрәңге тәкәсенең камыры өчен: 0.5 литр сөт, 50 грамм атланмай, тоз, он кирәк.
Камыр басарга һәм бераз ял иттерергә кирәк.

Эчлек өчен: вак итеп шакмаклап туралган бәрәңге, суган, тоз, борыч. Яраткан кеше әнис орлыгы сала ала.
Камырны кечкенә өлешләргә бүлеп, түгәрәкләп җәяргә. Эчлек салып, бөккәннәр ясарга.

Духовкада пешерергә. Бәрәңге тәкәләре пешеп чыккач, атланмай белән майларга. Аннары буйга урталай бүләргә һәм атланмай салырга.

Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев