Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Хөкем чыгарылды

Яр Чаллыда яшәүче Харис Н.ны (исеме үзгәртелгән) Тукай районының хокук тәртибе сакчылары 7 августта иртәнге сәгать сигездә «Яр Чаллы – Зәй» автоюлының алтынчы километрында исерек хәлдә тоткарлыйлар.

Ул инде беренче тапкыр гына исерек хәлдә машина йөрткән өчен җаваплылыкка тартылмый. Әгәр 2021 елда эчкән көе руль артына утырган өчен суд аңа административ җәза билгеләсә, бу юлы Харис Н. җинаятьләр матдәсе буенча гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләгә.

Дәүләт гаепләүчесе шоферга 200 сәгать мәҗбүри эш, ике ел дәвамында автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм «Лада Гранта» автомобилен конфискацияләү рәвешендә җәза билгеләүне таләп итә.

-Гаепләүче белән килешәм. Гаебемне тулысынча таныйм. Машинаны гына алып китмәгез. Аның белән хатыны балаларны хастаханәгә, бакчага, кибетләргә йөртәм. Балалар кечкенә, улыма биш ай, кызларыма өч яшь, - ди ир кеше, борчылуын яшермичә.

Суд Харис Н.ны РФ җинаятьләр кодексының 264 статьясы 1 өлеше буенча гаепле дип танырга карар итте һәм мәҗбүри эшләрдән һәм хокуклардан мәхрүм итүдән тыш, автомобильне конфискацияләү рәвешендә дә җәза билгели.

Сүз уңаеннан, машинаның бәясе әле түләнеп бетмәгән, кредитка сатып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев