Тукай районында шоколад яратучы карак тотылган
Тукай районы прокуратурасы 36 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Бу ир-ат 2025 елның гыйнвар-февраль айларында «Пятерочка» кибетләреннән товар урлаган. Эх, сине!
2025 елның 28 гыйнварында ул Олы Шилнә авылы кибетендә яшерен рәвештә өч банка кофе һәм гомуми бәясе 3 782 сум 72 тиенне тәшкил иткән 11 данә шоколад урлаган.
2025 елның 5 февралендә гаепләнүче Сосновый Бор поселогы кибетеннән гомуми бәясе 2 691 сум 96 тиен тәшкил иткән 5 шешә коньяк урлап алып чыккан.
2025 елның 18 февралендә Әҗмәкәй авылы кибетеннән төрле маркадагы 75 шоколад плиткасы, 4 кофе урлаган. Бу юлы аның урлаган товарларның бәясе 16 113 сум 71 тиен тәшкил иткән.
Барлык очракларда да фигурант качырын эш итә урлаган әйберләрнесумкасына, пакетларына һәм өске кием астына яшерә, шуннан соң берни булмагандай кибеттән чыгып китә. Бу кеше бер кая да эшләми, билгеле бер яшәү урыны да юк, элек берничә тапкыр караклык өчен хөкем ителгән.
Әлеге җинаять эше Тукай районы судына җибәрелгән..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев