Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Таныклыксыз тракторчы

Бер ел элек Чаллыда яшәүче Наил Г. (исеме үзгәртелгән) исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Җәза срогы әле тәмамланмаган, ә ул инде законны кабат бозарга өлгергән. Хәзер аны катырак җәза көтә. – Гаепле икәнемне таныйм, – диде судта пенсионер.

Тик менә фронталь йөк төягеч руле артына утыргач кына, ул ни өчендер нәтиҗәләр турында уйламаган.

Быелның 14 июнендә Наил Г. юл оешмасында арендага алган йөк төягечтә «Татарстан» совхозы фермасы ягына юнәлә. Техниканың сәер хәрәкәтен күреп, Тукай районы ЮХИДИ хезмәткәрләре аны туктата. Хокук саклау органнары ялгышмый, механизатор исерек булып чыга. Өстәвенә, компьютер программасы да Наил Г. тәкъдим иткән трактор йөртү таныклыгының гамәлдә булмавын күрсәтә.

– Машина йөртү таныклыгын алу өчен имтихан тапшырдым, ә менә трактор таныклыкларын алу өчен тапшыра алмадым. Төзелештә бераз акча эшләргә теләдем. Ә хәзер хәл тагын да начаррак килеп чыкты, – дип уртаклашты судтан соң ир-ат кайгысын безнең белән.

Наил Г. яшь түгел, аның хатыны башкаладагы клиник хастаханәдә ята, сеңлесе җитди авыру аркасында караватка бәйләнгән, ничек кенә кыен булмасын, аның трактор яки йөк төягеч белән идарә итәргә хокукы юк. Закон – ул закон, һәм аны һәркем үтәргә тиеш.

Суд гаепләнүченең эш итүенең җәмәгатьчелек өчен куркыныч булмавын исәпкә алды, аңа 100 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Моннан тыш, ир-атка ел ярым җәяү йөрергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев