Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Машинасы да конфискацияләнде

Иске Җирекле авылының Солидарная урамындагы электр энергиясен подстанция хезмәткәрләренә берникадәр вакытка сүндерергә туры килә.

Авария машинаның баганага бәрелүе аркасында килеп чыга. Аңа бу авылда яшәүче Александр Г. (исеме үзгәртелгән) гаепле була.

«Яктылык юк, багана читтә, машина ремонтлауга яраксыз, шофер үзе исән калган, зыян күрмәгән»,– ди авариянең шаһитлары шулай диләр.

 – Бары тәнем генә сыдырылды, иминлек мендәрләренә рәхмәт, – дип хәбәр итте безгә суд утырышыннан соң Александр.

Әлбәттә, 2021 елда гына сатып алынган яңа машинасы бик кызганыч. Чөнки «Опель-Астра» арзаннардан түгел.

Быелның тугызынчы августында Тукай район суды әлеге вакыйга белән бәйле җинаять эшен карады. Александр Г. исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүдә гаепләнә. Элекке хокук бозу буенча җәза вакыты әле тәмамланмаган, ә ул янә эчкән көе руль артына утырган.

Гаепләнүче судка аңлатуынча, ул 4 банка сыра эчкән. Бу шулай булганмы, мөһим түгел, чөнки урамнар буйлап исерек шофер йөргән, аның аркасында гаепсез кешеләр зыян күргән. Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре машинаны туктатырга тырышканда туктамау исә авариягә китерә.

Суд Александр Г. күршеләре тарафыннан һәм эштә дә уңай характеристикалана, аның карамагында ике кечкенә баласы бар, әлеге гамәле өчен аңа хөкемдар 160 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Ул тагын 2 ел руль артына утыра алмаячак. Сүз уңаеннан, суд карары белән Александр Г. машинасы да конфискацияләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев