Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

“Кәефле сәяхәт”

– Тәмәке тарттым һәм дустымны өенә илтеп куярга булдым.

Тәмәке белән урамда сыйладылар, аның марихуана белән икәнен белмәдем. Мин үзем күп еллар исерткеч эчемлекләр кулланмыйм, – дип хәбәр итте судка 39 яшьлек Иске Дөреш авылында яшәүче Радик В. (исеме үзгәртелде).

Быелның тугызынчы августында Тукай район суды Радик В. га карата җинаять эшен карады. Ул РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныла (автомобиль яки башка транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү, ул инде шушындый гамәле өчен административ җәзага тартылган була).

Шулай итеп, суд 2023 елның 15 июнендә кич белән наркотиклар кулланганнан соң машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән ир-атның, дус тын Иске Дөреш авылының Яшьләр урамына алып кайтырга карар кылганын ачыклый. Машина йөртү өчен хокукы булмаган адәмне һәм “кәефле сәяхәт”не туктату Тукай районы хокук тәртибе сакчылары тарафыннан тоткарлану белән тәмамлана. Районның Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бик сәер, югары тизлектә хәрәкәт итүче машинаны күреп алалар. Алар аны туктатып медицина тикшерүенә җибәрәләр. Радикның бәвелендә наркотик матдә эзләре табыла.

Суд ир-атның өч бала атасы булуын исәпкә ала, аларның икесе балигъ булмаганнар, моннан тыш ул II төркем инвалид, 96 яшьлек әбинең бердәнбер опекуны. Суд Радик В.га 200 сәгать мәҗбүри эш һәм 2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

Тикшерү барышында Радик В.ның марихуана кулланган өчен наркологта исәптә торуы ачыкланган. Аның Иске Дөреш урамында наркотиклы тәмәке белән сыйлыйлар, дип әйтүенә судта ышанмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев