Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Гөманлы суд карары

РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять кылуда гаепләнгән Артур К.га карата җинаять эшен Тукай район суды быелның 16 маенда караган.

Бу маддә исерек хәлдә машина белән идарә итүче өчен каралган, мондый гамәл кылучы административ җәзага дучар ителә.

2023 елның 15 мартында кичке тугызынчы яртыда «Чаллы-Водозабор» автоюлының 10нчы километрында Артур К.ны ВАЗ 21060 автомобиле руле артында Тукай районының хокук тәртибе сакчылары тоткарланды.

Судта 34 яшьлек исерек машина йөртүче үз гаебен тулысынча таныды. Ул җинаять эшен махсус тәртиптә карауны сорады, суд ул сораган дәлилләрне өйрәнеп карар чыгарды. Әммә һәр очракта җәзаны йомшартучы һәм катлауландыручы шартлар һәм гаепләнүченең шәхесе турында мәгълүмат кына тикшерелә.

- Гаепләү белән килешәм. Җәзаның йомшаграгын сорыйм, - диде гаепләнүче үзенең соңгы сүзендә.

Суд закон бозучының балигъ булмаган кызын берүзе тәрбияләвен, эш урыныннан уңай характеристикаларга ия булуын, психиатр һәм наркологта исәптә тормавын, элек хөкем ителмәвен исәпкә алды, Артур К.ны 100 сәгать мәҗбүри эшләргә һәм 2 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә хөкем итте.

Тукай районы ЮХИДИ җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Роберт Вильданов мәгълүматларына караганда, ел башыннан исерек шоферлар гаебе белән 5 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 7 кеше зыян күргән. Алар да кемнеңдер туганнары, якыннары, балалары коры статистика саннары артыннан йөриләр кемнеңдер ватылган язмышлары, мәңгегә югалтылган сәламәтлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев