Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Барып чыкмаган ял

Агымдагы елның февраль аенда ул салмыш килеш руль артына утырган өчен машина йөртү хокукыннан ел ярымга мәхрүм ителгән булган инде. Ләкин аның өчен бу хәл сабак булмаган, күрәсең. Кибет ябылганчы өлгерим, дип, ир кеше янә исерек килеш машинага утыра.

«Ничек шулай килеп чыкканын әле дә аңлый алмыйм. Һәрвакыт закон буенча, законны бозмыйча яшәргә тырыштым», – диде суд залындагы соңгы сүзендә Кече Шилнә авылыннан Фаил Б. (исеме үзгәртелде). Дөресен генә әйткәндә, әлеге ир чынлап торып, шәһәрдә гомер итә. Авылга исә ул сөйгән яры белән күрешер, табигать кочагында ял итәр өчен йөри торган булган. Менә, 14 июнь көнендә дә әлеге ир табигатькә чыгып, күңел ачарга уйлый. Кичен, бераз утырып, ял иткәннән соң, әлеге ир салмыш хәлдә кибеткә барырга, табынны бераз яңартып алу өчен кирәкле әйберләр сатып алырга ният итә.

Эш материалларына караганда, 14 июнь көнне, кичке 19 сәгатъ 45 минутта Тукай районы автоинспекциясе хезмәткәрләре 1964 елда туган ир-атны «Шевроле Спарк» автомобиле белән идарә иткән чакта туктаталар. Машина йөртүче правасыз, салмыш була. Авылның Үзәк урамыннан барганда патруль машинасын күргәч тә, кисәк кенә күрше урамга борылып китә. Инспекторлар кырын эшне сизеп, тәртип бозучыны тоткарлау өчен кирәкле чараларны күрәләр.

Судта Фаил Б. гаебен таный, ихлас үкенүен әйтә. Дәүләт ягыннан гаепләүче ирне 2 елга машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәргә, 200 сәгать күләмендәге мәҗбүри эш җәзасын бирүне сорый. Адвокат исә җәзаны йомшартырага үтенә. Чөнки, гаепләнүче хәрби хезмәте өчен бүләкләүләргә ия, икенче төркем инвалид, эш һәм тору урыны буенча яхшы характеристикаларга ия. Суд барлык әйткәннәрне, фактларны игътибарга алып, Фаил Б. – ны ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итеп, аңа 100 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасын билгели. «Машинаны мин сатырмын ахрысы. Үзем гаепле», – дип әйтте газетабыз өчен суд утырышыннан соң ир кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев