Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Җәяү йөрисе килмәгән

Тукай район суды гадәти булмаган эшне карады. Быелның унөченче апрелендә кичке 7ләр тирәсендә, әле генә слесарь булып эшкә урнашып өлгергән Бәтке авылында яшәүче Игорь У. (исеме үзгәртелгән) өйгә кадәр җәяү кайтмаска карар итә.

Вакыт узгач, ул база сакчысының «Нива» машинасы руле артына утыра һәм шул төнне машинаны предприятие автостоянкасында калдыра. Игорь У. машина үзенеке булмавыннан, шулай ук йөртергә хокуклары юклыгыннан да уңайсызланып тормый.

Машина келәме астындагы ачкычларны табып, ул аны кабызып, җирле кибеткә эчемлек алырга бара. Әмма чит машинада бару уңышсыз була, ул туктап торган машинага бәрелә һәм аны шактый «имгәтә». Ләкин яшь кешенең явызлыклары моның белән генә бетми. Ул Круглое Поле авылы ягына юнәлә. Шунда аны Тукай районының хокук тәртибе сакчылары куып җитәләр.

Судка килгәч гаепле үзенең сәер эшенең сәбәбен аңлатып бирә алмаган.

- Йөреп кайтырга булдым, - дип җавап бирә 34 яшен тутырган ир-ат. Хөкем срогы да әле бетмәгән.

РФ Җинаять кодексының 166 маддәсенең 1 өлеше буенча хөкем чыгарганда, суд Игорь У.ның Lada 212140 автомобилен урлау- законсыз рәвештә үзләштерүен исәпкә ала, үз гаебен тулысынча таный, аңа ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели.

Судтан соң без Игорь белән сөйләштек. Ул бу вакыйганың сәбәбе-алкоголь диде.

- Мин бүтән эчмим, әниемә вәгъдә бирдем. Мин аракыга бәйле идем.. Ә «Нива»ны ремонтлау өчен мин хуҗаларга түләрмен . Төзелештә эшләячәкмен. Мин бит яхшы штукатур-буяучы, - дип ышандырды Игорь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев