Яңа спорт комплексы кунаклар кабул итте
Сосновый Бор поселогында февраль аенда гына ишекләрен ачкан «Яшьлек» спорт комплексы кунакларны - мөслимлеләрне кабул итте. Ике район хакимияте хезмәткәрләреннән торган җыелма волейбол командалары арасындагы дуслыкка әле бер генә ел. Узган ел күршеләребез чакыруы белән барып, волейбол уйнап, мөслимлеләрнең тормыш-көнкүреше белән танышып, рәхәтләнеп ял итеп, кунак булып кайткан идек. Бу...
Сосновый Бор поселогында февраль аенда гына ишекләрен ачкан «Яшьлек» спорт комплексы кунакларны - мөслимлеләрне кабул итте. Ике район хакимияте хезмәткәрләреннән торган җыелма волейбол командалары арасындагы дуслыкка әле бер генә ел. Узган ел күршеләребез чакыруы белән барып, волейбол уйнап, мөслимлеләрнең тормыш-көнкүреше белән танышып, рәхәтләнеп ял итеп, кунак булып кайткан идек. Бу юлы мөслимлеләр безгә кунак булып килде. Федераль программа нигезендә төзелгән мәһабәт спорт сараеның иркен якты залында уен бер сулышта үтте һәм кунакларның җиңүе белән тәмамланды. Безнең районның «Йолдызлар» хатын-кызлар командасы да бик матур уйнады, көндәшләренә нибары 2 очкога гына оттырдылар. Ә менә ир-егетләр командасына күршеләрдән әле шактый өйрәнәсе бар.
Волейбол ярышларыннан соң кунаклар Иске Абдул авыл җирлегендәге «Гиндукуш» хәрби-патриотик музеенда булдылар. Районда гына түгел, республикада бердәнбер булган бу тарихи музей үзенең утлы әфган җиреннән кайткан истәлек-экспонатлары белән һәркемдә онытылмас тәэсирләр калдырды. Монда дошманнар тарафыннан безнең солдатларның гомерен кыярга дип җибәргән патроннардан алып, батырларның каны тамган туфракка кадәр бар. Экспонатлар белән музей директоры Әбүзәр Габдрахманов таныштырды. Тиздән корал бүлмәсе дә ачарга да ниятлиләр икән. Бу музей сугышчан дусларны бер җепкә бәйләп тора торган изге очрашу урыны да бит, диде ул. Кунакларны район башлыгы аппараты җитәкчесе Әсхадә Наврозова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илунр Гәрәев озатып йөрде.
Очрашу мул сыйлы чәй өстәле артында дәвам итте. Иске Абдул авыл үзешчәннәре әзерләгән концерт программасы да мөслимлеләр күңеленә хуш килде. Алга таба да дуслык җепләре нык булсын дип, тагын очрашырга сүз куешып таралыштык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев