Спорт

Волейбол ярышы

24 ноябрьдә Сосновый Бор спорт комплексында авыл җирлекләренең, район оешма һәм предприятиеләренең ирләр командалары арасында волейбол ярышы узды. Финалда Күзкәй, Бәтке авыл җирлекләре, "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖ, район суды командалары катнашты. Командаларның барысы да бөтен көчләрен куеп уйнадылар. Район кубогына урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренчедә - район суды, икенчедә - Бәтке, өченче урында...

24 ноябрьдә Сосновый Бор спорт комплексында авыл җирлекләренең, район оешма һәм предприятиеләренең ирләр командалары арасында волейбол ярышы узды. Финалда Күзкәй, Бәтке авыл җирлекләре, "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖ, район суды командалары катнашты. Командаларның барысы да бөтен көчләрен куеп уйнадылар. Район кубогына урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренчедә - район суды, икенчедә - Бәтке, өченче урында Күзкәй авыл җирлеге командасы чыкты. Кубокны район суды спортчылары алды.


волейбол

Нет комментариев