Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Волейбол ярышларында Кече Шилнәнең ир-егетләр командасы беренчелекне яулады

Теләнче Тамак авылының Яшүсмерләр клубы спорт залында волейбол ярышлары буенча муниципаль районның ачык чемпионаты үтте. Анда ир-егетләр командалары көч сынашты. - Теләнче Тамак авылыннан тыш, Бәтке, Биклән, Иске Җирекле, Кече Шилнә, Яңа һәм Комсомолец поселокларыннан спортчылар, шулай ук Актаныштан килгән кунаклар көч сынашты. Катнашучылар күп булу сәбәпле, волейболчыларның бер өлеше...

Теләнче Тамак авылының Яшүсмерләр клубы спорт залында волейбол ярышлары буенча муниципаль районның ачык чемпионаты үтте. Анда ир-егетләр командалары көч сынашты.

- Теләнче Тамак авылыннан тыш, Бәтке, Биклән, Иске Җирекле, Кече Шилнә, Яңа һәм Комсомолец поселокларыннан спортчылар, шулай ук Актаныштан килгән кунаклар көч сынашты. Катнашучылар күп булу сәбәпле, волейболчыларның бер өлеше Теләнче Тамак урта мәктәбе спорт залында ярышты. Командаларның барысы да зур әзерлек белән килгән иде, уеннар бик киеренке үтте. Нәтиҗәдә I урынны Кече Шилнә авылы спортчылары яулады. Теләнче Тамак авылы спортчылары - II, III урынны исә Актаныш районы һәм Бәтке авылы волейболчылары бүлеште. Моннан тыш, Бәтке авылыннан Валерий Бакалдин «Иң яхшы уенчы», Бикләннән Ренат Исмәгыйлев «Иң яхшы хөкемдар» номинацияләре буенча да аерым бүләкләнделәр. Җиңүчеләргә Теләнче Тамак авыл җирлеге әзерләгән кубок һәм иганәчеләр әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Ярышларны оештыруда Марат һәм Айрат Хикмәтуллиннар, Марат Хәйруллин, Рөстәм Хафизов зур булышлык күрсәттеләр, - дип хәбәр итте безгә Теләнче Тамак авылының Яшүсмерләр клубы тренер-укытучысы Рамил Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт волейбол