Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
Спорт

Тукайлылар «Татарстан чаңгы юллары»нда

«Татарстан чаңгы юллары-2021» ярышлары барлык авыл җирлекләрендә дә оештырылды. Ә район чаңгычыларының төп узышы Яңа поселогында үтте. Гадәттәгечә, бу көнне Тукай районы башлыгы Фаил Камаев та чаңгыга басты. 

Чаңгычылар узышына районы-бызның мәктәп укучылары, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре, башкарма комитет белгечләре, авыл җирлеге башлыклары – барлыгы 3310 спорт яратучы кеше чыкты. 
Урман аша уза торган өч мең метрлы дистанциягә узышта Айгөл Шәйдуллина беренче булып килде. Яңа поселогы мәктәбенең 10нчы сыйныфында укучы Айгөлгә 15 яшь, ул 14-18 яшьлекләр арасында җиңүче булды.
– Чаңгы шуарга кечкенәдән яратам, – ди ул. – Ә менә аны җитди спорт төре итеп кабул итеп, чынлап шөгыльләнә башлавыма дүрт ел. Физкультура укытучыбыз Алмаз Рәис улы Исмәгыйлев ярдәмендә мин чаңгы спорты белән кызыксына башладым, республика бәйгеләренә чыга алдым.
Айгөл «Татарстан чаңгы юлла-ры»нда ел да катнаша, призлы урыннар яулый. Аның инде чаңгыда узышу буенча беренче яшүсмерләр разряды бар. Спортчы кыз алга таба олылар арасында өченче разрядка ирешүне максат итеп куя. Мәктәпне тәмамлагач, югары белем алу, физкультура укытучысы булу турында хыяллана. 
– Мин дусларыма, классташларыма да спорт белән шөгыльләнергә, актив булырга киңәш бирәм, – дип дәвам итә Айгөл Шәйдуллина. – Үзем көн саен дәресләрдән соң чаңгыга басам һәм алты километр йөреп кайтам. Безнең Яңа поселогында чаңгы спортын яратучылар өчен бөтен шартлар бар. 
Яңа чаңгы трассасыннан Алексей Ермошкин да бик канәгать. Заманча трасса төзелүне ул район үсешендә зур адым дип бәяли. Алексей 60 яшькә кадәрге ир-атлар арасында беренчелеккә чыкты. Ул үзе Калмаштан. Чаңгы белән мавыгу аңа әтисе Вячеслав Алексеевичтан күчкән. Әнә бит, Вячеслав Ермошкин да үз яшь категориясендә җиңүче булды. Җитмеш яшен тутыруга карамастан, ярышларда катнашмый калганы юк. 
Алексей исә чаңгыга өч яшендә үк баскан, дүртенче сыйныфта укыганда спорт секциясенә йөри башлаган, төрле ярышларда актив катнашып килгән. Хәзер үзенең дүрт яшьлек кызын чаңгы шуарга өйрәтә. Алексей Ермошкин атнага дүрт мәртәбә чаңгыга басып 15 чакрым ара үтә – бу чаңгы спорты яратучының тормыш рәвеше инде. 

«Татарстан чаңгы юллары-2021» җиңүчеләре: 

– 10-13 яшьлекләр арасында: Ләйлә Вәлиуллина һәм Ришат Аббясов;
– 14-18 яшьлекләр арасында: Айгөл Шәйдуллина һәм Камил Бариев;
 – 60 яшькә кадәрге ир-егетләр арасында: Алексей Ермошкин;
– 55 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында: Айгөл Козлова;
– 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында: Вячеслав Ермошкин,
– 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында: Гөлсинә Вәлиәхмәтова.

Реклама

Җиңүчеләрнең барысына да Мактау грамоталары һәм истәлек медальләре тапшырылды.

/ Фәнис Ихсанов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев