Спорт

Теләнче Тамакта өлкәннәр шахмат һәм шашка уйнады

Теләнче Тамак урта мәктәбендә өлкәннәр арасында шашка һәм шахмат буенча район чемпионаты үтте. Әлеге чарада теләнчетамаклылар, Түбән Суыксу, Мәләкәс, Новотроицкое, Мусабай-Завод авылларыннан, «Татарстан» совхозы һәм Комсомолец поселоклары спортчылары көч сынашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: шахмат буенча ир-атлар арасында I урында - Юрий Овсянников, II - Розалин Хәбибуллин (Теләнче Тамак), III урынны...

Теләнче Тамак урта мәктәбендә өлкәннәр арасында шашка һәм шахмат буенча район чемпионаты үтте. Әлеге чарада теләнчетамаклылар, Түбән Суыксу, Мәләкәс, Новотроицкое, Мусабай-Завод авылларыннан, «Татарстан» совхозы һәм Комсомолец поселоклары спортчылары көч сынашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: шахмат буенча ир-атлар арасында I урында - Юрий Овсянников, II - Розалин Хәбибуллин (Теләнче Тамак), III урынны Наил Хәйруллин (Түбән Суыксу) яулады. Шашкалар буенча беренче өчлектә - Василий Иванов (Мәләкәс), Франс Фәрхетдинов (Новотроицкое), Зәкәрия Баев («Татарстан» совхоз поселогы). Хатын-кызлар арасындагы ярышларда I урынны - Гөлчирә Бикмөхәммәтова (Мусабай-Завод), II - урынны Наҗия Вәлиева, III урынны Ләйлә Ризатдинова яулап алдылар. Ә шахмат уеннарында исә Ярия Зыятдиновага тиңнәр булмады. Җиңүчеләрнең барысына да медальләр һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды, дип хәбәр итте район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Гөлфидә Гыйниятуллина.

спорт

Нет комментариев