Спорт

Түбән Камадан райондашларыбыз җиңү белән кайтты

Түбән Кама шәһәрендә инвалидлар арасында җиңел атлетика буенча ТР чемпионаты үткәрелде. Безнең район данын яклап, әлеге ярышларда 5 кеше чыгыш ясады. Шулардан бикләнле Айрат Мөбарәкшин ядрә ыргыту буенча II урын, урыннан сикерү буенча шулай ук II урын яулады. Күперле авылыннан Айгөл Фәттахова 100 метрга йөгерү дистанциясендә беренче булды, урыннан сикерү...

Түбән Кама шәһәрендә инвалидлар арасында җиңел атлетика буенча ТР чемпионаты үткәрелде. Безнең район данын яклап, әлеге ярышларда 5 кеше чыгыш ясады. Шулардан бикләнле Айрат Мөбарәкшин ядрә ыргыту буенча II урын, урыннан сикерү буенча шулай ук II урын яулады. Күперле авылыннан Айгөл Фәттахова 100 метрга йөгерү дистанциясендә беренче булды, урыннан сикерү буенча II урынга чыкты. Әлеге спортчылар Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде, дип хәбәр итте район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов.

Нет комментариев