Спорт

Сосновый Борда хоккей буенча дусларча уеннар үтте

Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында районның яшүсмерләр клубы хоккей буенча дусларча уеннар үткәрде. Ул Ватанны саклаучылар көненә багышлап, «Тукайагрохимсервис» оешмасы директоры Р.М. Шәфигуллин призларына оештырылды. Ярышларда Яңа поселогы, Иске Абдул һәм Кнәз авыллары мәктәпләрендә укучылар катнашты. Нәтиҗәдә беренче лаеклы урынны Яңа поселогы хоккейчылары алды. Кнәз белән Иске Абдул авыллары...

Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында районның яшүсмерләр клубы хоккей буенча дусларча уеннар үткәрде. Ул Ватанны саклаучылар көненә багышлап, «Тукайагрохимсервис» оешмасы директоры Р.М. Шәфигуллин призларына оештырылды. Ярышларда Яңа поселогы, Иске Абдул һәм Кнәз авыллары мәктәпләрендә укучылар катнашты. Нәтиҗәдә беренче лаеклы урынны Яңа поселогы хоккейчылары алды. Кнәз белән Иске Абдул авыллары спортчылары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Командалар кубоклар һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Нет комментариев