Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районыбыз тренеры җиңүчеләр әзерли

Шауляй шәһәрендә (Литва) V Халыкара TAFISA уеннары кысасында зурлар арасында ачык чемпионат, шулай ук балалар, кадетлар һәм яшүсмерләр арасында каратэның WKS версиясе буенча Дөнья Кубогына VIII ярышлар үтте.

Яр Чаллы шәһәре данын әлеге ярышларда талантлы спортчы, 76нчы гимназия укучысы Александра Кустовская яклады. Каратэның ката төре буенча Александра көмеш медальгә лаек булды. Яшь спортчыбызның тренеры - безнең районнан В. Заикин. Ярышларда 18 илдән 23 клуб федерация, катнашты: Австралия, Австрия, Әзербәйҗан, Аргентина, Германия, Грузия, Ирландия, Төньяк Ирландия, Италия, Россия, Румыния, Литва, Латвия, Сербия, Словения, Шотландия, Чехия, Украина.

Әлеге ярышларга бару мөмкинлеге Тукай район хакимияте булышлыгы белән оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт спортсђламђтлђндерњ комплексы спорткомплекс