Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районның спортчы егет һәм кызлары дөнья чемпионатында җиңүгә ирештеләр

Яр Чаллыда 27-30 октябрьдә билбаулы көрәш буенча 14нче дөнья чемпионаты үтте. Ярышларда Ямайка, Израиль, Конго, Яңа Зеландия, Кыргызстан, Казахстан һәм Үзбәкстаннан җыелма командалар катнашты.

Чемпионатта Россиядән 38 спортчы чыгыш ясады. Аларның 12се Татарстан Республикасыннан. Бу исәптә Тукай районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче кыз Камилла Елисеева һәм Комсомолец поселогы мәктәбен тәмамлаган, бүген Яр Чаллы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче егет Эмиль Җиһаншин да бар. Камилла билбаулы көрәшнең ирекле стилендә үз яше категориясендә беренче урынны алды. Эмиль исә классик стильдә үз яше категориясендә җиңүгә иреште.

Билбаулы көрәш буенча чемпионат кысаларында төрекмән көрәше буенча 3нче дөнья чемпионаты да узды. Анда Тукай районыннан Күктәк Мирсәет авылында туып-үскән, Яңа Бүләк мәктәбен тәмамлаган Ринат Мингалиев һәм Регина Нуриәхмәтова катнаштылар. Ринат та, Регина да үз яшьләре категорияләрендә өченче урыннарны яуладылар.

«Нинди генә ярышлар булмасын, һәрберсенә физик яктан да, рухи һәм психологик яктан да әзер булырга кирәк, - дип сөйли Камилла Елисеева. - Бу юлы да мин җиңәм дигән максат белән бардым. Теләгем чынга ашты. Физик әзерлеккә килгәндә, чемпионат алдыннан ике атна дәвамында Раменское шәһәрендә махсус шөгыльләндем. Һәм уңышка ирешү өчен, һәрдаим тренировкаларда булырга кирәк», - ди кыз.

Камиллага әле сентябрь аенда гына 18 яшь тулган. Спорт өлкәсендә инде ул бик күп җиңүләргә ирешкән. Октябрь аенда Россия спорт министрлыгының Россия спорт мастеры исемнәре бирү турындагы карары чыккан иде. Исемлектә билбаулы көрәш остасы Камилла Елисеева да бар. Тиздән аңа әлеге дәрәҗәле исемнең таныклыгы һәм значок тапшырылачак. «Хәзерге вакытта ирекле көрәш буенча Салават шәһәрендә үтәчәк Россия беренчелегенә әзерләнәм. Чара 10-15 ноябрьләргә билгеләнгән. Киләчәктә үземне спортның Олимпия төре - ирекле көрәш буенча үстерергә уйлыйм», - ди кыз.

Төрекмән көрәшендә призлы урыннар алуга ирешкән Ринат Мингалиев һәм Регина Нуриәхмәтова белән дә авылдашлары бик горурланалар. «Бу ике бала кечкенәдән үк бик тырыш, үз дигәннәренә ирешүчән иделәр, спорт белән шөгыльләнеп үстеләр, - дип сөйли Яңа Бүләк мәктәбе директоры, яшьләрнең беренче тренерлары Сәлмән Әхмәтҗанов. - Ринат билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт мастеры дәрәҗәсен алуга иреште. Регина әлеге дәрәҗәле исемгә кандидатлар арасында. Аларның уңышлары - минем өчен олы сөенеч. Киләчәктә дә җиңүләргә ирешсеннәр, район, авыл, мәктәп данын тагын да күтәрсеннәр», - дип тели ул.

- 10 яшемдә әтием мине грек-рим көрәше секциясенә алып килде. Тренерым Виталий Юкин миндә бу спорт төренә мәхәббәт уята алса, Данис Таһиров осталыгымны арттыруда зур роль уйнады. Моңа кадәр билбаулы көрәш буенча күп тапкыр дөнья беренчелегендә катнашканым булды, призер исеме яуладым. Шулай ук һәрбер Сабантуйларда да катнашырга тырыштым, чөнки үзебезнең милли гореф-гадәтләребез, мәдәниятебезгә якынрак булырга телим. Ә әлеге чемпионатка бер елга якын әзерләндек, бертуктаусыз үз өстемдә эшләдем. Беренче булып келәмдә мин кыргыз егете белән очраштым. Аны 6:0 исәбе белән җиңдем. Аннары Үзбәкстаннан килгән көрәшче белән бил алыштым. Анда да 7:1 исәбе белән җиңүче булдым. Чемпионатның финал өлешендә миңа Казахстаннан килгән пәһлеван белән очрашырга туры килде. Аны ике очкога отып, җиңү яуладым. Бер кеше өчен дә сер түгел: үз җиңүемдә шикләнмәдем. Чөнки, иң мөһиме - үз-үзеңә ышану. Әти-әнинең биредә булуы да миңа көч өстәде. Хәзер мин халыкара класслы спорт остасы исемен йөртәм. Моның белән генә тукталып каласы килми, дөньяда яулыйсы исемнәр, менәсе пьедесталлар күп әле, - дип сөйләде безгә Эмиль Җиһаншин.

P. S. Дөнья чемпионатыннан башка фотоларны һәм видеоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Р. Бильданов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев