Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районда чаңгы ярышлары оешкан төстә узды

20 гыйнвар көнне Яңа поселогында чаңгы шуу ярышлары буенча район беренчелеге һәм чемпионаты үтте. Ул, елдагыча, Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә багышлап уздырылды. Ярышларда район мәктәпләреннән - 21, авыл җирлекләреннән - 6 команда, барысы бергә 189 спортчы көч сынашты.

Башлангыч сыйныфларда белем алучы малайлар арасында беренче урынны Самат Нуртдинов (Яңа поселогы) яулап алды. Икенче һәм өченче урыннар Илназ Зиннәтуллинга (Биклән), Данис Галиевка (Кече Шилнә) бирелде. Кызлар арасында Әлмирә Нуриевага («Татарстан» совхозы поселогы) тиңнәр булмады. Икенче урында Әлмирә Нуретдинова (Яңа поселогы), өченче урында Камилла Гатина (Яңа поселогы) калдылар.

VI-XI сыйныфларда белем алучы егетләр арасында призлы урыннарга Яңа поселогы мәктәбе укучылары Динар Сәлахов, Азат Гәрәев, Риназ Әминов чыктылар. Кызлар арасында Элиза Шәмсиевага («Татарстан» совхозы поселогы) тиңнәр булмады. Икенче, өченче урыннарда Язилә Шәймәрдәнова (Түбән Суыксу) һәм Ранеля Сәйфетдинова (Яңа поселогы) калдылар.

Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, ярыш киеренке рәвештә барды. Мәктәпләр арасында беренче өчлектә Яңа поселогы, Күзкәй һәм Мусабай-Завод авыллары мәктәпләре укучылары калды. Авыл җирлекләре арасында Әҗмәкәй, Мәләкәс һәм Иске Абдул спортчыларына тиңнәр булмады, аларга призлы урыннар бирелде. Җиңү яулаган башка чаңгычыларның исемлеге түбәндәге таблицада бирелгән.

I урын

II урын

III урын

Хатын-кызлар арасында

Анжелика Карамзина (Мәләкәс)

Гөлназ Зарипова
(Яңа поселогы)
Гөлназ Василова
(Яңа поселогы)

Ир-атлар арасында

Зөлфәт Шәрифуллин
(Яңа поселогы)
Рамил Зарипов
(Яңа поселогы)

Рафаэль Ихсанов
(Түбән Суыксу)

Ир-атлар арасында
(пенсионерлар)

Салават Габдуллин
(Калмаш)

Зыястин Сәхапов
(Яңа поселогы)

Дамир Минһаҗев
(Иске Абдул)

Хатын-кызлар арасында (пенсионерлар)

Гөлсинә Вәлиәхмәтова
(Яңа поселогы)
Зәмфәрия Назарова
(Мусабай-Завод)

Фото район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев