Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район спортчысы ил беренчелегендә катнашачак

11-13 август көннәрендә Казан шәһәренең «Мирный» чаңгыбиатлон комплексында пневматик винтовкадан биатлон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Анда Тукай районы данын Яңа поселогының «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» командасы яклады. Кросс-спринт дисциплинасында иң яхшы атуны күрсәтеп һәм чаңгыда иң тиз йөрүче булып, команда спортчысы Камилә Сабирова I урын яулады. Ярыш нәтиҗәләре буенча Камилә ТРсы җыелма командасы составына кереп, сентябрь аенда Смоленск шәһәрендә үтәчәк Россия беренчелегендә катнашачак. Камилә Сабировадан кала, Казандагы ярышларда үзләрен яхшы күрсәтеп, район спортчылары: Ралина Сәгъдиева, Разил Имамиев, Самат Гыйматдинов иң көчле спортсменнар унлыгына керде, дип хәбәр итте, Яңа поселогының чаңгы комплексы тренеры Ришат Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев