Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Өлкәннәр көч сынашты

Шушы көннәрдә «Алга» спорт-сәламәтләндерү комплексында һәм Круглое Поле поселогындагы «Акчарлак» бассейнында өлкән яшьтәгеләр арасында спартакиада үтте. Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чарада 74 ветеран катнашты.

Алар суда йөзү, җиңел атлетика, теннис, мылтыктан ату, дартс кебек спорт төрләрендә көч сынашты. Нәтиҗәдә дартс буенча хатын-кызлар арасында Күзкәй авылыннан Илгизә Нуруллинага, ир-атлар арасында Калмаш авылыннан Мөнәвир Мөсәвировка тиңнәр булмады. Илгизә Нуруллина шулай ук мылтыктан ату буенча беренче урынга лаек дип табылды. Ир-егетләр арасында бу төр ярышта Калмаш авылыннан Салават Габдуллин беренче урынга чыкты. Йөзүдә хатын-кызлардан Иштирәктән Гөлнур Шәвәлиева, ир-атлардан Габтелнур Фәттахов беренче урын яулады. Өстәл теннисы уенында көч сынашучы гүзәл затлардан Борды авыл җирлегеннән Любовь Елинага тиңнәр табылмады. Мәләкәс авылыннан Галинур Булатов беренче урында булды.
/ Фото район яшьләр эшләре, спот һәм туризм бүлегеннән алынды.  

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X