Спорт

Минзәләдә көрәштеләр

13 март көнне Минзәлә районының Урыссу авылында «Чулман» агрофирмасы призына үткән татар-башкорт көрәшендә һәм билбаулы көрәштә безнең районның яшь спортчылары да катнашты.

Ярышка Күзкәй һәм Калмия урта мәктәпләре укучылары барды. Калмиядән Рамазан Гадиятуллин - 35 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында, Илнур Вилданов - 40 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында, Алмаз Нуриманов 45 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында өченче урыннарны алдылар.

Билбаулы көрәштә Күзкәйдән Айгөл Насыйбуллина үз авырлык категориясендә шулай ук өченче булды.


спорт

Нет комментариев