Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Медицина хезмәткәрләренең зона спартакиадасы узды

Тукай районы үз җирлегендә сәламәтлек саклау сагында торучыларның зональ спартакиадасын уздырды. «Сәламәтлек-2018» дип аталган медицина хезмәткәрләре спартакиадасы һәр елны зоналарга бүлеп үткәрелә, аннан соң җиңүче районнар республикакүләм спартакиадада көч сынаша. Тукай районы үзәк дәваханәсе быел күрше-тирә районнарны Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында кабул итте. Бирегә Әгерҗе, Мамадыш, Менделеевск, Теләче һәм Тукай районнарыннан барлыгы 160 спортчы җыелды.

Спартакиаданың ачылыш тантанасында медицина хезмәткәрләрен Тукай районы үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов сәламләде. Сайлап алу спартакиадасы алты спорт төре буенча узды: җиңел атлетика, шахмат, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, канат тарту. Безнең район командасы җиңел атлетикада 1нче урын яулады (ир-атлар да, хатын-кызлар да); өстәл теннисында ир-атлар 4нче урын, хатын-кызлар 2нче урында; бадминтонда ир-атлар 3нче урын, хатын-кызлар 1нче урында; волейболда ир-атлар 4нче урын, хатын-кызлар 2нче урында; шахматта – 4нче урын; канат тартуда ир-атлар 1нче урын, хатын-кызлар 3нче урында.
Гомуми хисап белән исәпләгәндә Тукай районы үзәк дәваханәсе командасы 1нче урынга лаек булды. 2нче урында Мамадыш районы, 3нче урында Әгерҗе районы командалары. Спартакиада җиңүчеләренә акчалата премия һәм грамоталар тапшырылды.

Фото район үзәк дәваханәсеннән бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев