Спорт

КХЛ «Ак Барс» һөҗүмчесе Артем Галимовка җәза бирмәде

«Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов катнашындагы хәл «Металлург»ка каршы икенче уеннан соң күпләр игътибарын җәлеп итте.

Бу эпизодны КХЛның Спорт-дисциплинар комитеты карап чыкты һәм нәтиҗәдә хоккейчыга карата бернинди җәза да кулланмаска дигән карар кабул итте.

Исегезгә төшерәбез, «Металлург»ның баш тренеры Андрей Разин, «Ак Барс»ны (4:2, сериядә исәп 1-1) җиңгәннән соң, Казан командасы һөҗүмчесе Артём Галимов катнашындагы бер эпизодны Спорт-дисциплинар комитетка тапшырачакларын белдерде. Магнитогорск клубы җитәкчесе «Ак Барс» уенчысының гамәлләре буенча үзендә күп сораулар тууын ассызыклады.

Плей-офф этабында 24 яшьлек Артём Галимов 11 уенда 9 очко (6 гол һәм 3 пас) җыйды.

«Ак Барс» белән «Металлург» арасындагы сериянең өченче очрашуы бүген Казанда узачак.


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Елыйлар,уйнарга кирэк.