Яраткан эш рәхәтлек тә, акча да китерә
Шушы көннәрдә Сосновый Бор поселогында урнашкан «Яшьлек» спорт комплексына барырга туры килде.
Биредә шау-гөр килеп балалар шөгыльләнә иде: кемдер туп тибә, өстәл теннисы уйный, кемдер каратэ буенча күнегүләрен ныгыта. Әлеге күренешне читтән, әмма үтә дә игътибар һәм ләззәт белән тренер Владимир Заикин күзәтә. Аның үз төркемендәге яшь спортчылар белән ничек эшләвенә игътибар итәм дә, чын тренер нәкъ менә шушындый булырга тиеш, дип уйлап куям. Күнегүләр арасында үзе белән якыннанрак танышып, сөйләшкәч, бу фикер тагын да ныгыды.
«Шөгыльләнүче балаларым арасында каратэ буенча Дөнья һәм Европа чемпионнары бар»
«Мин районда спорт мәктәбе ачылышыннан бирле эшлим, инде 30 елдан артык дигән сүз. Тренерлык эшемне каратэ спорт төреннән башладым. Баштан Кнәз мәктәбендә бер төркем балалар җыйдым һәм спорт залда тренировкалар ясый идек. Бу спорт комплекска күчүебезгә инде 10 еллап булгандыр. Монда бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган. Шөгыльләнүче балаларга, яшүсмерләргә бернинди дә киртә юк диясем килә. Хәзерге вакытта мин Чаллыда каратэ буенча федерация президенты. Ә биредә филиал буларак ачылган идек», – дип сөйләп китте Владимир Заикин.
Аның кулы астында 10 яшьтән алып балалар шөгыльләнә. Күбесенең көрән төстәге билбаулары икән. Владимир Викторович әйтүенчә, кара билбауга имтихан тапшырырга әзерләнүче балалары да бар.
«Мин үз гомеремдә 8 спорт мастеры әзерләдем. Шөгыльләнүче балаларым арасында Дөнья һәм Европа чемпионнары да бар. Минем эшемне дәвам итүче тагын бер укучым, хәзер инде коллегам, Россия чемпионы – Илназ Абдулвәлиев. Ул хәзер 7 яшькә кадәр булган балаларга каратэ серләрен өйрәтә. Аны балалар гына түгел, ата-аналар бик ярата», – дип горурланып сөйли укучысы турында Владимир Викторович.
Сүз уңаенда, тренерлар Владимир Заикин һәм Илназ Абдулвәлиевның балалары күптән түгел каратэ буенча Киров өлкәсендә уздырылган ярышларда 2нче урынга лаек булган.
«Өстәл теннисы – минем хобби гына иде»
Владимир Викторович белән өстәл теннисы турында сөйләшәбез.
«Өстәл теннисы белән яшүсмерләр бик теләп шөгыльләнәләр. Без күчмә өстәлләрне залның уртасына чыгарып куябыз да, дусларча турнирлар оештырабыз. Шунысы куанычлы: бераз үзләрен бу спорт төрендә тикшереп алырга теләүчеләргә махсус робот та көйләнгән.
Дөресен генә әйткәндә, өстәл теннисы – минем хобби. Шулай берсендә теннис уйный башладым да, спорт мәктәбе җитәкчелеге моны күреп, районда да бу спорт төрен үстерергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Мин бик теләп ризалаштым, чөнки яшь вакыттан ук өстәл теннисы белән мавыктым. Хәзер исә яраткан шөгылем эшемә әверелеп куйды. Безнең горурлык – шушы көннәрдә Сабада бөтен районнар арасында узган ярышларда өстәл теннисы буенча 3нче урынга лаек булдык. Анда бит бөтен район катнашты! Араларында үтә дә көчле командалар бар иде! Без исә үзебезне лаеклы дәрәҗәдә күрсәтә алдык», – дип куя тренер.
Биредә Кнәз, Иске Абдул, Шилнәбаш авылларыннан, Сосновый бор, Комсомолец поселокларыннан килеп шөгыльләнәләр. «Аеруча да балалар әти-әниләре белән килеп, махсус турнирлар оештыралар! Менә андагы хис-тойгылар! Бөтен кешенең җиңәсе килә! Балалар сынатмый, ата-аналар балалары өчен янып тора! Шунысы бар: теннис белән шөгыльләнүче балалар җиңел генә җиңү яулыйлар, хәтта олыларны да узып китәләр», – дип дәвам итә Владимир Заикин.
Мин кайтып китәргә әзерләнгәндә спорт комплексында кечкенә балалар каратэ буенча тренировка үтә иде. Олы абыйлары Илназ Илнаровичның күзенә генә карап торалар, кечкенә куллары һәм аяклары белән каратэның төгәл хәрәкәтләрен ясыйлар.
«Үзем Сосновый Бор поселогыннан. Бөтен балачагым, яшьлегем шул җирлектә узды. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына укырга кердем. Аннары төзелеш буенча командировкаларга йөрдем, үз авылымда 9 еллап тормадым. Әмма ничектер күңел барыбер туган якка тартты. Биредә тренер булып эшләвемә 4 ел булды. Беренче укытучым, остазым – Владимир Заикин. Аның башлангычы белән үземне тренер буларак сынап карарга булдым. Минем иң кечкенә спортчыма нибары 4 яшь. Бәләкәй булуларына карамастан, Россия чемпионатларында катнашалар», – дип сөйләде миңа яшь тренер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев