Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнең спортчы кыз Сербиядән көмеш медаль белән кайтты

10-15 октябрьдә Сербиянең Нови Сад шәһәрендә яшүсмерләр арасында каратэ буенча үткәрелгән IV Дөнья чемпионатында районның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Александра Кустовская призлы икенче урынны яулады.

Ярышка Америка Кушма Штатлары, Португалия, Венгрия, Һиндстан, Англия, Италия, Румыния, Дания, Германия, Бразилия, Аргентина, Польшадан һәм башка илләрдән - дөньяның 29 почмагыннан килгәннәр иде. Барысы 1,5 мең спортчы катнашты. Гомумкоманда исәбендә, Румыниядән кала, россиялеләр икенче урынны яулады. Россия җыелма командасы составына кергән Александра команданы көмеш медаль белән баетты. Спортчы кызның тренер-укытучысы - Владимир Заикин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спортчы кыз