Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә ярышлар үтте

Районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә язгы каникуллар бик күңелле үтте, балалар бик күп чараларда катнашты.

Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Алабугада үткән татар-башкорт милли көрәше буенча ачык турнирда үзләрен сынады. Рөстәм Насыйров 46 килограмм үлчәү авырлыгында өченче урынны алды (тренеры - Илдус Нәҗмиев). Шулай ук балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең мини-футбол буенча беренчелеге, баскетбол буенча ярышлар узды. Әлеге спорт уеннарында Круглое Поле, Яңа поселогы, Биклән, Мәләкәс урта мәктәпләре укучылары бик актив булды, Минзәлә шәһәреннән дә ике команда килгән иде. Нәтиҗәдә, мини-футбол буенча мәләкәслеләргә тиңнәр булмады, ә баскетбол буенча Яңа поселогы командасы беренче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаралар