Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балалар бакчалары арасында спартакиада үтте

Сосновый Бор поселогының спорт комплексында балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар арасында VII спартакиада уздырылды. Анда Түбән Суыксу авылыннан, Яңа, Сосновый Бор һәм «Татарстан» совхозы поселокларыннан килгән балалар катнашты. Спартакиада кысаларында балаларны җиде төрле ярышта сынап карадылар. Баштан командалар үз-үзләре белән таныштырып үттеләр. Шулай ук балалар рәхәтләнеп туп атышып уйнадылар, йөгерделәр, эстафетада...

Сосновый Бор поселогының спорт комплексында балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар арасында VII спартакиада уздырылды. Анда Түбән Суыксу авылыннан, Яңа, Сосновый Бор һәм «Татарстан» совхозы поселокларыннан килгән балалар катнашты.
Спартакиада кысаларында балаларны җиде төрле ярышта сынап карадылар. Баштан командалар үз-үзләре белән таныштырып үттеләр. Шулай ук балалар рәхәтләнеп туп атышып уйнадылар, йөгерделәр, эстафетада катнаштылар. Сабыйлардан кала ярышларда аларның әти-әниләре дә бик теләп көч сынашты, балалары белән бергә сикерде, йөгерде, туп уйнады.
Нәтиҗәдә беренчелекне «Березка» балалар бакчасы (Яңа поселогы) нәниләре алды. «Лебедушка» («Татарстан» совхозы поселогы) һәм «Ак каен» (Түбән Суыксу) бакчалары - икенче һәм өченче урыннарда, дип хәбәр итте район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге.
Рәсемдә : Сосоновый Бор поселогының "Солнышко" балалар бакчасы сабылары әти-әниләре белән
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт спортакиада

2
X