Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бадминтон уеннарында Мус. Завод мәктәбе укучыларына тиңнәр булмады

Узган ялларда Сосновый Бор поселогының спорт залында бадминтон уеннары буенча район беренчелеге үтте. Ярышларда районның төрле мәктәпләреннән килгән 10 команда, шул исәптән 90 спортчы көч сынашты. Бадминтон уены дүрт төркемдә узды. 2004 елгы һәм аннан да яшьрәк спортчылар арасында беренчелекне Мус. Завод урта мәктәбеннән Айдар Хөсәенов белән Айсылу Фәхретдинова яулады....

Узган ялларда Сосновый Бор поселогының спорт залында бадминтон уеннары буенча район беренчелеге үтте. Ярышларда районның төрле мәктәпләреннән килгән 10 команда, шул исәптән 90 спортчы көч сынашты. Бадминтон уены дүрт төркемдә узды. 2004 елгы һәм аннан да яшьрәк спортчылар арасында беренчелекне Мус. Завод урта мәктәбеннән Айдар Хөсәенов белән Айсылу Фәхретдинова яулады. 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында иң-иңнәр рәтендә шулай ук мусзаводлылар - Фаяз Әхмәтҗанов һәм Диана Хамедова. 2000-2001 елгы мәктәп укучылары арасында Данил Кыямов (Мус. Завод) һәм Ангелина Липатовага (Мәләкәс) тиңнәр булмады. 1999 елгы һәм аннан өлкәнрәкләр арасында үткәрелгән ярышларда беренче урынны Мус. Завод авылыннан Алмаз Сәетгәрәев, Илсинә Кәлимуллина алдылар. Командалар ярышында беренче өчлектә - Мус. Завод, Мәләкәс, Кнәз мәктәбе укучылары, дип хәбәр иттеләр безгә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт бадминтон

2
X