Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Атаклы көрәшче Раббани Шәрипов призына Иске Абдул мәктәбендә көрәш турниры үтте

Шушы көннәрдә Иске Абдул урта мәктәбенең спорт залында атаклы көрәшче, Россиянең өч тапкыр, Татарстанның биш тапкыр чемпионы, күп кенә Сабантуйлар батыры, Татарстан Республикасының милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры Раббани Шәрипов призына татар көрәше буенча ярышлар булып үтте. Районыбызда мондый ярышлар 20 елдан артык үткәрелә. Быелгысы атаклы көрәшчебезгә 82 яшь...

Ярышта яшь көрәшчеләр, мәктәп укучылары көч сынашты. Районыбыз көрәшчеләреннән тыш, Хуҗамәт (Минзәлә районы), Алабуга, Яр Чаллы мәктәпләреннән дә яшь көрәшчеләр килгән иде. Шулай итеп, ярышларда барлыгы 10 команда катнашты.

Ярыш байрагын күтәреп, көрәшчеләр парадыннан соң, келәмгә яшь көрәшчеләр чакырыла. Хөкемдарлар үз урыннарын ала. Көрәшне тантаналы ачу вакытында район башлыгы Васил Хаҗиев катнашып, көрәшчеләргә, кунакларга һәм тамашачыларга үзенең җылы котлау сүзләрен җиткерде. Күп еллар буе мәйдан тоткан көрәшчебез Раббани Шәрип улына ныклы сәламәтлек, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә уңышлар теләде. Көчле кул чабулар астында истәлек бүләген тапшырды.

Үз чиратында Раббани Шәрипов ел саен әлеге ярышларны зурлап үткәрүчеләргә һәм яшь көрәшчеләргә яңа биеклекләрне яулауларын теләде.

Ярышның уңышлы үтүендә иганәчеләребез ярдәме бик зур булды. Аларның һәрберсенә дә олы рәхмәтләр әйтәбез. Кама аръягы шәһәрләре, районнары төбәгенең «Батыр» милли спорт һәм уен төрләре спорт федерациясенең дә җиңүчеләрне бүләкләвен уңай бәяләр идем. Призлы урыннарны алган көрәшчеләргә районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәев Мактау кәгазьләре, грамоталар тапшырды.

Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1нче урында - Сәйдәшев исемендәге хуҗалык командасы (тренеры Әбүзәр Миңнуллин).

2нче урында - Бәтке урта мәктәбе (Булат Мөбәрәкҗанов).

3нче урында - Комсомолец урта мәктәбе (Тәнзил Хәмәдиев).


Үлчәү категориясе

I урын

II урын

III урын

24 кг спортчылар арасында

Рузил Вәлиев
(Минзәлә районы
Хуҗамәт авылы)
Рүзәл Сәйфуллин
(Сәйдәшев исемендәге хуҗалык командасы)
Егор Нуриев
(Комсомолец поселогы)
28 кг спортчылар арасында
Рүзәл Могыйнов
(Алабуга)
Раджаб Мамедов
(Алабуга)
Илсаф Габидуллин
(Сәйдәшев исемендәге хуҗалык командасы)
32 кг спортчылар арасында
Салават Дәүләтбаев
(Яр Чаллы)
Алишер Рахмонов
(Круглое Поле)
Тимергали Бикмөхәммәтов
(Алабуга)
36 кг спортчылар арасында
Нияз Сәрвәров
(Биклән)
Ислам Гыйльметдинов
(Сәйдәшев исемендәге хуҗалык командасы)
Ирек Гордеев
(Комсомолец поселогы)
38 кг спортчылар арасында
Марат Газетдинов
(Сәйдәшев исемендәге хуҗалык командасы)
Артем Уставщиков
(Бәтке)
Рудил Йосыпов
(Биклән)
40 кг спортчылар арасында
Айрат Минсафин
(Бәтке)
Айзат Йосыпов
(Минзәлә районы Хуҗамәт авылы)
Ислам Габидуллин
(Сәйдәшев исемендәге хуҗалык командасы)
43 кг спортчылар арасында
Флер Сәйфуллин
(Сәйдәшев исемендәге хуҗалык командасы)
Аяз Вәлимөхәммәтов
(Шилнәбаш)
Евгений Беспалов
(Шилнәбаш)
46 кг спортчылар арасында
Илгиз Дәүләтгәрәев
(Сәйдәшев исемендәге хуҗалык командасы)
Айнур Сәлахов
(Комсомолец поселогы)
Кирилл Заика
(Круглое Поле)
50 кг спортчылар арасында
Рунар Искәндәров
(Минзәлә районы Хуҗамәт авылы)
Илгиз Сәетгәрәев
(Сәйдәшев исемендәге хуҗалык командасы)
Айдар Насыйров
(Сәйдәшев исемендәге хуҗалык командасы)
50 кг нан да артык булган спортчылар арасында
Флер Шәяхмәтов
(Сәйдәшев исемендәге хуҗалык командасы)
Айнур Гарипов
(Сәйдәшев исемендәге хуҗалык командасы)
Айдар Вәлиев
(Минзәлә районы
Хуҗамәт авылы)

Мәүлетҗан Хисамиев.

Фото Иске Абдул авылы мәктәбе тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев