Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Артур Россия беренчелегендә катнашырга әзерләнә

4-6 октябрьдә Алабуганың "Бердәм Россия" спорт комплексында 1994-1995 елларда туган яшүсмерләр арасында татар-башкорт көрәше буенча Татарстан Республикасы ачык беренчелеге үтте. Ярышларда 400ләп спортчы катнашты.

Районның җыелма командасы 49 команда арасында унберенче урынны алды.

60 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында беренче урынга Теләнче Тамакның яшүсмерләр клубында шөгыльләнүче егете Артур Җиһаншин лаек булды. Яшь көрәшче 15 мең сум акча, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Реклама

Артур декабрь аенда көрәшнең әлеге төре буенча үз яшьтәшләре арасында Россия беренчелендә катнашырга әзерләнә. Артурның уңышларында аның тренеры Рамил Закировның, шулай ук аңа спорт өлкәсендә үсәргә ярдәм итеп торган туганнарының да роле бик зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт татарбашкорт кљрђше

2
X