«Ак Барс» Магнитогорскида оттырды, сериядә исәп тигезләнде
Бүген «Ак Барс» Гагарин кубогы ярымфиналының икенче уенында «Металлург»ка 2:4 исәбе белән оттырды. Матч Магнитогорскида узды. Хәзер сериядә исәп тигез — 1:1.
Бүгенге уенда «Ак Барс» составында үзгәрешләр булмады. Ә «Металлург» капкачыны алыштырды — бу юлы капканы Илья Набоков саклады.
Уенның бишенче минутында ук хуҗалар исәпне ачты. Күпчелектә уйнаганда Роман Канцеров алканы «Ак Барс» капкасына кертте.
Икенче периодта «Ак Барс» күбрәк һөҗүм итә башлады, ләкин гол кертә алмады. Ә менә «Металлург» икенче алканы кертте. Шулай итеп, Сергей Толчинский исәпне 0:2 ясады.
Икенче тәнәфес алдыннан хуҗалар тагын бер гол кертте. Нәтиҗәдә, өченче периодка командалар 0:3 исәбе белән чыкты.
Өченче период башында «Ак Барс» тиз җавап бирде. Артём Галимов күпчелектә гол кертеп, исәпне 1:3 итте. Бераздан Александр Хмелевский тагын бер алка кертте һәм исәп 2:3 булды. Казанлылар исәпне тигезләргә тырышты.
Ләкин матч ахырына ике ярым минут кала уңыш кабат «Металлург» командасына елмайды, Никита Михайлис дүртенче голны кертте.
Хәзер ярымфинал сериясе Казанга күчә. Командаларның чираттагы очрашуы 29 апрельдә узачак, уен 19:30 сәгатьтә башлана.
Фото ak-bars.ru сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев