Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яңа поселогына яктыртыла торган чаңгы юлы кирәк

Каен, ылыслы агачлар үскән катнаш урман эченнән бормаланып сузылган чаңгы трассасы буйлап чаңгычылар бер-бер артлы стартка кузгала. Урман авызы чәчәкле аланны хәтерләтә. Өлкәннәр, кечкенәләр төрле төстәге спорт киемнәреннән бөтен Россия күләмендә үтүче "Чаңгы юлы" ярышында катнашырга килгән. Көне дә җилсез, аяз туры килде. Рәхәтләнеп ярыш кына. Хәер, бүген биредә берәү...

Куян, төлке маскаларын хәтерләткән баш киемнәре кигән кыз балаларны күреп алып, аларга таба атладым. Битләре алсуланган, өс-башларына кар сарган. Куышып, тәгәрәшеп уйнаганнар, ахры. Күңелле гөрләшүләре белән үзләренә җәлеп итәләр.

- Чит илләргә йөрү кирәкме? Үзебездә нинди хозурлык. Без һәрвакыт шулай гаиләбез белән бергә ял итәбез, - ди әтиләре. Сөйләшә киткәч хакимиятнең гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафинаның ире Руслан, кызлары Камилә һәм Мәликә булып чыкты. Ул арада финишка әниләре дә килеп җитте. Дистанцияне узучыларның һәммәсен чыр-чу килеп, алкышлап каршылыйлар. "Бердәм Россия" сәяси фиркасенең район бүлеге политсовет секретаре Роза Әбделманова флажоклар таратып тора.

Ярышта муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев җитәкчелегендә хакимиятнең бүлек һәм идарә башлыклары, район дәваханәсе, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Бу көнне Яңа поселогында 200 дән артык кеше чаңгы юлына басты. Яшенә, дәрәҗәсе, башкарган вазыйфасына карамастан бергәләп спорт чарасында үзләрен сынадылар. Канәгатьсез калган беркем дә күренмәде. Чаңгычыларны кайнар чәй, коймак белән сыйладылар, балаларга татлы бүләкләр өләштеләр. "Бердәм Россия" сәяси фиркасенең район бүлеге политсоветы иң өлкән яшьтәге спортчы - Яңа поселогыннан Василий Докшинны һәм иң кечкенә чаңгычы Ландыш Махянованы аерым бүләкләде.

Кем белән генә сөйләшсәм дә, һәммәсенең кәефе күтәренке иде. Үз яшь категориясендә җиңүчеләрнең берсе, Яңа поселогы башлангыч сыйныфлар укытучысы Людмила Петрова болай ди:

- Башка мәктәпләр безгә көнләшеп карый. Урман эчендәге чаңгы юлы шулкадәр йөрергә җайлы. Биредән кеше өзелеп тормый. Балалар белән физкультура дәресләрен дә шунда үткәрәбез. Уңышларыбыз да юк түгел. Шәһәрдәге кебек яктыртыла торган трасса кирәк безгә дә. Кичен эштән соң да чаңгыда йөрер идек, - дигән теләген җиткерде ул.

Ярышларның ахырында җиңүчеләргә медальләр һәм мактау кәгазьләре тапшырылды. Әмма бүләкнең иң зурысы - бу көн алып килгән күтәренке кәеф, аралашу шатлыгы булгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: здоровье спорт сђламђтлек